Түбән Камада 9 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш буенча хезмәтләр күрсәтелде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Узган җомгада Түбән Камада 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм 14 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде.

Очрашу кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр, хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр турында җентекләп сөйләде. Шулай ук яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча тест оештырыды.

Чарада катнашучыларның барысы да "Минем һөнәрем – минем киләчәк", "Һөнәрләр типларын классификацияләү" дигән мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар алдылар.

Һөнәри юнәлеш бирүче чарада 85 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International