1 октябрьдә Балык Бистәсегдә «Тормыш көзе алтын булсын» өлкәннәр иҗаты район фестивале булып узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты.
Фестиваль уңаеннан районда авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылган иде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, «Фитобар» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. «Сәламәтлек почмагында» район үзәк хастаханәсе шәфкать туташлары артериаль кан басымын үлчәү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее фондыннан экспонатлар тәкъдим ителде.
Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең уртак тырышлыгы белән хәйрия чәй өстәле дә оештырылды.