Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Бүген «Татмедиа» республика агентлыгы мәйданчыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Спикерлар 2019 елда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының төбәк өлеше турында сөйләштеләр.
Ведомство башлыгы Татарстан Республикасында демографик вәзгыятьнең, тулаем Россия Федерациясе буенча да, өлкән яшьтәгеләр санының артуы һәм аларның гомуми халык санындагы өлеше арту тенденциясе белән характерлануын билгеләп үтте.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең 80 % ы күп кенә хроник авырулы, шуңа күрә, Татарстандааларның тормыш сыйфатын тәэмин итү өчен кирәкле ярдәм күрсәтү мәсьәләсе актуаль булып тора. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектында төп урынны олы яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын булдыру мөһим булып тора.
Министр сүзләренә караганда, озак вакытка карап тору системасын гамәлгә кертү уңаеннан яңа технологияләрне гамәлгә ашыру һәм гамәлдәге технологияләрне үстерүгә аерым роль бирелә. Әйтик, 2017 елдан башлап «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясе уңышлы эшли. Бүген республикада 36 муниципаль районда 37 өлкән яшьтәге кеше яңа гаиләгә ия булды инде. Шулай ук агымдагы елда яңа технологияләр – , “Караучы хезмәте”, “Өйдәге шифаханә”, “Ярдәмгә мохтаҗларны карау мәктәбе” һ.б. кертелә.
Э.А. Зарипова авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкне диспансерлаштыру һәм скрининглар үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү проектына аерым игътибар бирде. Бу елның сентябреннән проект республикада тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. «Ел ахырына кадәр 36 348 кеше медицина учреждениеләренә китереләчәк», – дип билгеләде министр.
«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында Арча муниципаль районының Яңа Чүриле авылында психоневрологик интернатның яңа, заманча торак корпусын төзү стационар шартларда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча масштаблы чара булып тора. Корпусның торак зоналарында өстәмә ял бүлмәләре, ашарга әзерләү һәм кабул итү бүлмәләре оештырылачак, бу исә социаль-педагогик тернәкләндерү, психологик бушану буенча дәресләр үткәрергә, шулай ук социаль хезмәт алучыларны мөстәкыйль яшәү күнекмәләренә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында пенсия яшенә кадәргеләрне федераль һәм республика бюджетлары хисабына кыска вакытлы укыту оештырылды. 26 сентябрьгә 3 015 кеше укый башлаган. 1 766 кеше белем алган, аларның барысы да мәшгульлеген саклап калган.
Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында Татарстанда Өлкәннәр декадасы кысаларында узучы күп санлы чаралар, акцияләр һәм күргәзмәләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикабыз өлкәннәре сәламәт кенә түгел, актив һәм матур булырга да тели. Нәкъ менә шуңа күрә алтын буын вәкилләре арасында беренчел медицина ярдәме алу чаралары гына түгел, бу көннәрдә оештырылган матурлык индустриясе мәйданчыклары да популяр иде.