Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә ветераннар өчен "Без сезгә бәхет телибез!" дигән очрашу узды.
Бәйрәмгә озак еллар тернәкләндерү үзәгендә эшләгән ветераннар җыелды. Бәйрәм программасы бик бай, эчтәлекле иде. Үзәк хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә концерт номерлары: җырлар, шигырьләр, уеннар әзерләде.
Бәйрәмнең кульминацион мизгеле булып "Ахмак тычкан турында әкият" инсценировкасы булды. Ул балалар, белгечләр һәм ата-аналар көче белән куелды.
Кунаклар "караоке" конкурсында катнашты һәм бик теләп яшьлек җырларын башкардылар. Ветераннар очрашуы түгәрәк өстәл артында дәвам итте - алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде, анда алар рәхәтләнеп аралашты, үткәннәрне искә алды, бүгенге яңалыклар белән уртаклаштылар. Кунаклар өчен балалар һәм хезмәткәрләр тарафыннан истәлекле сувенирлар әзерләнгән иде. Очрашу ахырында ветераннар озак сакланырдай шундый җылы, күңелле чара өчен рәхмәт белдерделәр.