Милләтнең сәламәтлегенә нигезләнгән «Сәламәт муниципалитет» программасын тормышка ашыру уңаеннан һәм Бөтендөнья йөрәк көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты.
Акциянең максаты - кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә чакыру. Һәркемгә яхшы билгеле: йөрү - кешенең активлыгын һәм аның йөрәк-кан тамырлары системасын сәламәтләндерә. Акциягә кушылып, приютта тәрбиячеләр «йөрәк яшәү өчен» дигән девиз астында алдан ук файдалы чаралар үткәрде. Әңгәмә, видео-роликлар, спорт уеннары, ярышлар оештырылды. Анда балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белде. Сәламәт кешеләрнең физик активлыгын классификацияләү нигезендә, кеше көненә 5000 адымнан кимрәк атласа аның яшәү рәвешен «утырган» кеше буларак характерлый икән. Көнгә 5000нән 7499 адымга кадәр күрсәткеч спорт һәм физик йөкләнешне үз эченә алмый һәм «аз нәтиҗәле» дип санала. 10 000 һәм аннан да күбрәк адым яшәү рәвешен «актив» буларак тасфирлый.
Плакат һәм адымнарны санау өчен мобиль кушымта белән коралланып, инструктажны тыңлаганнан соң, яшь ялкынлылар сайлаган маршрут буенча старт алды. Ненастин скверы янында тукталып, балалар зарядка үткәрделәр, актив сәламәт яшәү рәвешенә өндәп буклетлар, стикерлар тараттылар.