Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларны бәйрәмнәр белән котлау традициягә әйләнде.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнендә шәһәрнең “Күкчәчәк” һәм “Салават күпере” балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр үз тәрбиячеләре һәм бүлек белгечләре белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләр янында булды. Өлкәннәргә шигырьләр укыдылар, үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.
Шулай ук Өлкәннәр декадасы кысаларында бүлекчә белгечләре тарафыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы ветераннарга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү буенча акция үткәрү планлаштырылган.
Ә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәрбияче И.Храмутичева белән бергә "1 октябрь – игелек һәм хөрмәт көне" дигән акция уздырды. Аның максаты балаларда мәхәббәт, кайгыртучанлык, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
Бу көнгә балалар открыткалар әзерләде һәм паркына чыктылар. М.Җәлил исемендәге паркта балалар өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм открыткаларын бүләк иттеләр. Яшь буынга балалар "Өлкән буынга кайгырту һәм игътибар бүләк итегез" дип исемләнгән листовкалар таратты.