Республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Өлкәннәр декадасы башланды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Татарстанда өлкәннәр декадасы старт алды. Бу көннәрдә министрлык карамагындагы барлык оешмаларда да төрле акцияләр оештырыла, өлкән буын вәкилләре өчен чаралар үткәрелә.

Бу көнне Яңа Чишмә интернат-йортында өлкәннәр бәйрәменә багышланган чаралар узды. Петропавел авыл мәдәният йорты ансамбле халыкка бәйрәм концерты бүләк итте. Бу артистлар әби-бабайларны моңлы тавышлары, матур халык җырлары, биюләре белән һәрвакыт куандыра.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге интернатта яшәүчеләр өчен хәйрия чәчтараш хезмәтләре оештырды.

 «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оештырылган «Йолдыз» волонтерлык хәрәкәте интернатта булып, барысын да бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Алар һәркемгә кереп, җылы сүзләр әйтте, матур шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар. Мондый шәхси котлау барысына да ошады, чөнки урын өстендә ятучы авыруларга аеруча игътибар һәм ярдәм кирәк.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Евгений Курков котлады. Пенсионерлар адресына нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп котлау сүзләре яңгырады, азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Шулай ук интернат-йорт директоры Людмила Самаркина, Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Валентина Казеева, социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова һәм Олы Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев та өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Өлкәннәр көнендә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кадерле кунакларны каршы алдылар. Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин улы, “Алексеевскдорстрой” ААҖның Спас бүлеге башлыгы Александр Земсков өлкәннәрне чын күңелдән котлады. Сабыр һәм мәрхәмәтле булулары, зирәк тәҗрибәләре һәм авыр минутларда ярдәмгә килүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Бу шатлыклы көндә бәйрәмгә оешмада эшләп киткән хезмәт коллективы ветераннары да чакырылган иде.

Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт барысына да бик ошады. Җырлар һәм дәртле биюләр, матур котлау шигырьләре, ялгыз номерлар һәм юмористик сәхнә әсәрләре өлкәннәр күңеленә хуш килде. Балаларның ихлас елмаюы өлкәннәр йөзендә дә елмаю уятты. Алар яшь буынны көчле алкышлар белән озаттылар. Берәү дә үзен ялгыз хис итмәде, һәммәсе игътибар һәм назга күмелде, татлы күчтәнәчләрне кабул иткәч, өлкәннәр аеруча шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International