«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан буыннар элемтәсен ныгыту, өлкәннәрнең кәефен яхшырту максатыннан «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Нәниләр олы буынга үзләренең котлау программасын тәкъдим иттеләр.
3 октябрьдә Лаеш районы мәдәният йортында җәмәгать тәрбиячеләре арасында ел саен үткәрелә торган "Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019" республика конкурсының зона этабы узды.
Югары Ослан районы “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләг һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Доброволец” волонтерлар отряды һәм “Оста куллар” клубында катнашучылар белән берлектә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына барды.
Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары уздыра. Быел да Өлкәннәр декадасы бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы өлкәннәр өчен берничә тематик чара узды.
3 октябрьдә «Гаилә» приютында тәрбияләнүчеләр, үз педагоглары белән Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулларыбызның җылысы белән җылытабыз» дигән концерт программасы тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар һәм персонал яшь артистларны җылы каршы алды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2020 нче елга Министрлык максатлары һәм бурычларын ачык формалаштыруга старт бирә.
Пенсиягә яшенә якынлашучы эшче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан 2 нче октябрьдә мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә ООО ПКФ "Полюс-Альфа" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
"Иҗади остаханә" клубы уңаеннан Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән төркемле дәрес уздырды.
Халыкара өлкәннәр көнендә Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре үзләренең ветеран-коллегаларын кунакка чакырды.