"Өмет чаткысы" үзәгендә ветеран хезмәттәшләр өчен бәйрәм оештырылды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көнендә Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәге белгечләре үзләренең ветеран-коллегаларын кунакка чакырды.

Алар өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты оештырылды. Чара башланыр алдыннан халыкны бәйрәм белән Арча районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады. Кунаклар өчен К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәтү сюрприз булды. Белгечләр үз рольләрен талантлы башкарды, шул рәвешле тамашачыларга онытылмас тәэсирләр калдырдылар, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International