3 октябрьдә «Гаилә» приютында тәрбияләнүчеләр, үз педагоглары белән Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулларыбызның җылысы белән җылытабыз» дигән концерт программасы тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар һәм персонал яшь артистларны җылы каршы алды.
Приютта тәрбияләнүчеләр чарага җаваплылык хисе белән килде, тамашачыларга үз йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Балаларның чыгышлары өлкәннәрнең кәефен күтәрде: җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады – тамашачылар бик теләп җырлады һәм алкышлады. Чара ахырында балалар әби-бабайларга үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне бүләк иттеләр.
Мондый очрашулар төрле буыннарга берләшергә ярдәм итә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, тормышка ышаныч бирә.