Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы өлкәннәр өчен берничә тематик чара узды.
Социаль өлкә учреждениеләреннән лаеклы ялга чыккан кешеләр дә игътибардан читтә калмады. Нәкъ менә алар өчен 3 октябрь көнне “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең уңайлы залында бәйрәм чарасы узды. “Безнең яраткан игелекле кешебез!” концерт программасы белән Наталья Бакеева җитәкчелегендәге “Ассоль “ вокаль ансамбле чыгыш ясады.
Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова пенсионерларны бәйрәм белән котлады. Тәм-томнар белән чәй табыны артында катнашучылар эшләгән елларын искә төшерделәр, аралаштылар, яңалыклар белән уртаклаштылар.