Югары Ослан интернат-йортындагыларга волонтерлар ярдәм итте

2019 елның 4 октябре, җомга

Югары Ослан районы “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләг һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Доброволец” волонтерлар отряды һәм “Оста куллар” клубында катнашучылар белән берлектә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына барды.

Социаль педагог Ләйсән Сөнгатуллина чәчәкләрдән “Көзге комплимент” композициясе ясау буенча мастер-класс үткәрде. Интернат-йортта яшәүчеләр волонтерлар ярдәме белән бик теләп, гадәти булмаган, искиткеч матур чәчәк композицияләре ясадылар.

Балалар биредәге өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

Әлеге очрашу һәркем күңелендә чиксез куанычлы хис-тойгы калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International