Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары уздыра. Быел да Өлкәннәр декадасы бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды.
Куш Елга авылында яшәүче өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче өлкәннәр бергә җыелып яшь чакларын сагынып искә алды, авыл хәлләрен барладылар, яңалыклар белән уртаклаштылар. Шыкмай авылында гомер кичерүче Исрафилова Хәбибә әби исә бәйрәм белән котларга килгән мәктәп балаларына бик сөенеп калды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Түбән Биш авылында өлкән яшьтәге гражданнар белән “Чәчәк ат, Республикам минем!" музыкаль әдәби кичә оештырылды. Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәребез игътибарына Татарстан турында җырлар башкарды, шигырьләр укыды.
Шулай ук бу көннәрдә районда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле акцияләр үткәрелә. ”Йортта ярдәмче” акциясе кысаларында өлкәннәрнең йортларында, ишегалларында җыештыру эшләре башкарыла.