5 октябрь көнне тыл хезмәтчәне Зәләев Искәндәр Хәлфи улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Искәндәр Хальфеевич бу матур көндә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын кабул итеп алды.
Хәзерге вакытта Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яштәге әбине тәрбиягә алган гаилә бар. Өлкәннәр декадасын уңаеннан Иске Оча авылында яшәүче Зоя Терентьеваны хәлен белергә социаль хезмәткәр барды.
3 октябрьдә "Туган як" акциясе уңаеннан, Кукмара районының социаль яклау бүлеге башлыгы, "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, Кукмара муниципаль районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат –йортына барып кайтты.
Бүген В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Балкыш» («Сияние») ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның республика фестивале лауреатларының хәйрия концерты узды. Быел ул өлкәннәр декадасына багышланган иде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Зарипова да катнашты.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.
1 нче октябрь көнне Биектау районы Айбаш һәм Суыксу авыл җирлекләре вәкилләре социаль хезмәткәрләр белән берлектә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүче өлкәннәр өчен чәй табыны оештырганнар. Шулай ук мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән кечкенә генә концерт тәкъдим ителде.
3 октябрьдә Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, медиклар йортының 1 нче номерлы ТОС җитәкчесе Валерий Ваганов булып китте.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында КФУның Алабуга институты «ЭкоДОС» отряды волонтерлары белән берлектә оештырылган «Дусларым белән бергә булганда» дигән музыкаль программа узды. Шунысы куанычлы, волонтерлар отряды ел саен яңа беренче курс студентлары белән тулылана, алар өлкәннәр янына бик теләп килә һәм уртак чараларда катнаша.
Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиясен оештырды.
«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан буыннар элемтәсен ныгыту, өлкәннәрнең кәефен яхшырту максатыннан «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Нәниләр олы буынга үзләренең котлау программасын тәкъдим иттеләр.