«Өлкән буын» проекты буыннар элемтәсен ныгыта

2019 елның 4 октябре, җомга

«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан буыннар элемтәсен ныгыту, өлкәннәрнең кәефен яхшырту максатыннан «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Нәниләр олы буынга  үзләренең котлау программасын тәкъдим иттеләр.

Балалар әби-бабайлар өчен шигырьләр һәм җырлар әзерләгән. Чыгышлардан соң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә үз куллары белән ясалган котлау открыткалары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International