Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре күчмә консультациядә катнашты

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Пенсиягә яшенә якынлашучы эшче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан 2 нче октябрьдә мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә ООО ПКФ "Полюс-Альфа" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.

Чарада 25 кеше, шул исәптән пенсия яшенә якынлашучы гражданнар да катнашты. Гражданнарга пенсиягә чыгу яшендә булган хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсиягә яшенә якынлашучы гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International