3 октябрьдә Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, медиклар йортының 1 нче номерлы ТОС җитәкчесе Валерий Ваганов булып китте.
Актлар залында социаль хезмәтләр алучылар, Чистай шәһәре һәм Чистай районы ветераннар советы вәкилләре, оешма, социаль өлкә ветераннары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, Медиклар йорты микрорайоны җәмәгатьчелеге җыелды.
Очрашуны район башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов ачты. Ул район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән барлык катнашучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, әлеге көннең җәмгыять өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Михаил Иванович интернат-йортка җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Ул өлкән буын кешеләренә ныклы сәламәтлек теләде, республика җитәкчелеге өлкәннәрнең тормышы лаеклы булсын өчен барысын да эшли, дип билгеләп үтте.
"Восток" мәдәни-ял итү үзәге һәм "Яшьләр үзәге"нең үзешчән иҗат коллективлары концерт программасы әзерләде. Волонтерлар интернат-йорт карамагындагылар өчен сабын ясау, Бачат биюе буенча мастер-класслар узган мәйданчык оештырдылар, караоке-клуб эшләде.
Медиклар йортының 1нче номерлы ТОС җитәкчесе Валерий Ваганов Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырды.