1 нче октябрь көнне Биектау районы Айбаш һәм Суыксу авыл җирлекләре вәкилләре социаль хезмәткәрләр белән берлектә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүче өлкәннәр өчен чәй табыны оештырганнар. Шулай ук мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән кечкенә генә концерт тәкъдим ителде.
2 октябрь көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында гамәлгә ашырыла торган "Музыкотерапия" технологиясе кысаларында "Безгә еллар бәла түгел" дигән чара узды. Анда 80 яшьтән узганнарны котладылар.
3 октябрьдә Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Эльвира Сабирҗанова җитәкчелегендә "Красноборская дубрава" автоном коммерцияле булмаган оешма карамагындагылар өчен концерт уздырдылар. Концертта 25 бала катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында Баулы муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 5 нче мәктәпнең волонтерлар отряды белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәрне котлады. Аларга бәйрәм открыткалары һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды.