Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиясен оештырды.
Балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре “Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУда булдылар. Биредә кунаклар хәзерге заман Айболитлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга ак халатлар кидергәч, һәркем үзен кешеләр тормышы өчен бик мөһим булган хезмәттә нисбәтле булуын тойды.
Экскурсия барышында яшүсмерләр ветеринария табибы һөнәре турында белде, йорт хайваннары вакцинациясенең әһәмияте, аларга чиплар сугу эше һәм хайваннар тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген төшенделәр. Балалар хайваннарны тикшерү һәм дәвалау өчен кулланыла торган корал һәм җиһазлар белән танышты Алар зур кызыксыну белән профессиональ микроскоп аша күзәтте, хайваннарның рентген рәсемнәрен карадылар.
Чара ахырында экскурсантлар белән учреждение җитәкчесе Илдар Ногуманов әңгәмә корды. Ул заманча ветеринария эшенең торышы турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Илдар Нургали улы ветеринария табиблары эше катлаулы, әмма аның белән илдә азык-төлек һәм ветеринария-санитария иминлеге бәйле, дип ассызыклап үтте.
Әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиядән соң балалар йорт хайваннарына карата җаваплырак булыр дип ышанып калабыз.