Яңа гаиләдә яшәүче әбине өлкәннәр көне белән котладылар

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яштәге әбине тәрбиягә алган гаилә бар. Өлкәннәр декадасын уңаеннан Иске Оча авылында яшәүче Зоя Терентьеваны хәлен белергә социаль хезмәткәр барды.

"Өлкән кешене тәрбиягә алган" проекты кешенең социаль хәлен яхшырту, буыннар элемтәсен ныгыту,  куркынычсызлык һәм сәламәт картлык өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.

Өлкәннәр көне белән  Зоя Иван кызын өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Кормильцева Гөлзада котлады. Зоя Ивановна  дулкынланды  һәм күрсәтелгән игътибарга рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International