5 октябрь көнне тыл хезмәтчәне Зәләев Искәндәр Хәлфи улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Искәндәр Хальфеевич бу матур көндә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын кабул итеп алды.
Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин юбилярга нык сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов та Искәндәр Хәлфи улын бәйрәме белән котлады.
ТАССРның Баулы районы Исергәп авылында туып-үскән Искәндәр Хәлфи улы сугыш елларында «Урал» колхозында эшче булып эшләгән. Сугыштан соң урта махсус белем ала һәм шул ук колхозда 1978 елга кадәр хисапчы булып эшли.
1979 елда Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәренә күчеп килә, 1998 елга кадәр анда ул склад мөдире булып эшли.
«Хезмәт ветераны» исеме бар. 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Менә инде 12 ел Баулы интернат-йортында яши. Яше олы булуга карамастан, ул кызыксынучан, аралашучан һәм күңелле булып кала белә, гармунда рәхәтләнеп уйный.