3 октябрьдә "Туган як" акциясе уңаеннан, Кукмара районының социаль яклау бүлеге башлыгы, "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, Кукмара муниципаль районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат –йортына барып кайтты.
Әлеге чараның максаты – интернат-йортта яшәүче якташларга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү .
Кукмара муниципаль районының Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тугыз якташлары белән очрашу һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең барлык интернат-йортта яшәүчеләр өчен тематик концерты узды.
"Кукмара киез итек комбинаты" ААҖ тарафыннан киезләрдән ясалган эшләнмәләр, тәмле камыр ризыклары якташларыбызның күңеленә хуш килде һәм искиткеч концерт интернат-йортта яшәүчеләргә бик ошады.