Өлкәннәр декадасы уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында КФУның Алабуга институты «ЭкоДОС» отряды волонтерлары белән берлектә оештырылган «Дусларым белән бергә булганда» дигән музыкаль программа узды. Шунысы куанычлы, волонтерлар отряды ел саен яңа беренче курс студентлары белән тулылана, алар өлкәннәр янына бик теләп килә һәм уртак чараларда катнаша.
Алабуга интернат-йортында Өлкәннәр декадасын1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары дәвам итте. Өлкәннәр өчен скрипка, баян, аккордеон һәм саксофон яңгырады.