Хезмәт күрсәтүче персоналның гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләрен камилләштерү һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр максатыннан 7 октябрь көнне Тәтеш шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында уку күнекмәләре үткәрелде.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер классында «Дәүләт хезмәтләре порталы» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Республикада өлкәннәр декадасы уңаеннан чаралар дәвам итә.
Өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү һәм актив гомер озынлыгын арттыру максатларында, 4 нче октябрьдә Алабуга шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Табиб белән саф һавада йөрү" проекты рәсми рәвештә старт алды. Әлеге проект "Танар" гаилә клиникасы белән берлектә тормышка ашырыла.
Урманнар - планетаның үпкәсе, бөтенхалык байлыгы, яшел даруханә. Шуны истә тотып, Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче 16 бала "Агач утырт" акциясендә катнашты. Чара 5 октябрьдә, Урман утырту көнендә үткәрелде.
4 нче октябрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова район үзәк хастаханәсендә "Йөклеләр өчен арттерапия" темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.
Лениногорск мәшгульлек үзәгенең мәгълүмати залында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар һәм барлык эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе узачак.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче"Закрома" ҖЧҖ үзенең 235 хезмәткәр алдында 7 349,948 мең сумлык бурычын каплады.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 464 яшь ана һәм өченче баласы туган 287 хатын-кыз 2019 елның 4 октябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова Теләнче Тамак авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты карамагындагылар янына барды.