Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар өчен мавыктыргыч фәнни мастер-класс узды.
16 октябрь көнне Биектау районы Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Васильевна Мошковага 90 яшь тулды.
Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Демография» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан «Здоровичок»түгәрәгенең чираттагы чарасы узды. Түгәрәкнең төп максаты - ата-аналарны балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча хезмәттәшлеккә җәлеп итү, уртак эшчәнлек оештыру аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Түгәрәктә мәктәпкәчә яшьтәге җиде бала һәм аларның әти-әниләре катнаша.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
"Туган як – туган як" республика акциясе уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте. Яшел Үзән муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Билалиева Лариса Виталий кызы интернат-йортта яшәүче якташлары - Наумова Раида Григорий кызы һәм Любин Петр Василий улы, инвалидлар - Карамова Нәсимә Бильгибар кызы, Егоров Виктор Михайл улы һәм Глебов Анатолий Александр улы белән очрашуга килгән.
Балалар һәм яшүсмерләрдә, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру максатыннан Түбән Каманың "Балкыш" приютында гаилә ялын оештыру аша иҗади остаханә эшендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
16 октябрьдә Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Мойдодырда кунакта” темасына презентация үткәрделәр.
Шушы көннәрдә Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр приюты кунаклар кабул итте . Тәрбияләнүчеләр янына Казан шәһәренең “Игелекле эш хәйрия фонды вәкилләре килде, бүләккә сезонлы киемнәр, истә калырлык тамаша алып килделәр.
Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче С.Пантелеева интернатта яшəүчелəр белəн "Куркынычсызлык мəктəбе" технологиясе уңаеннан "Куркынычсызлык белгечлəре" темасына викторина уздырды.
8–10нчы октябрьдә Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" комплекслы социаль ярдәм үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге мөдире И.Исмәгыйлева һәм психолог А.Хәсаншина "Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне кисәтү" исемле белемне күтәрү курслары узды.