Татарстанның өч предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Республиканың ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. 

Шулай итеп,үз эшен  синтетик каучук җитештерү тармагында  алып баручы "КЗСК" ААҖ  (Казан шәһәре, Идел буе районы) 570 хезмәткәренә 3314,0 мең сум әҗәтен кайтарды. 

Шулай ук Биектау муниципаль районының "Бөреле" ЯАҖнең хезмәт хакы буенча бурычын өлешчә түләнде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче предприятие 322 хезмәткәре алдында 6145,4 мең сум бурычын кайтарды. 

Моннан тыш, үз эшчәнлеген су һәм газ белән тәэмин итү һәм су бүлү инженерлык коммуникацияләре төзелеше өлкәсендә гамәлгә ашыручы"Нефтегазстрой" АҖ (Биектау районы) предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча капланды. Предприятие 4 хезмәткәр алдында гомуми суммасы 372,0 мең сумлык әҗәтен каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International