Шушы көннәрдә Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр приюты кунаклар кабул итте . Тәрбияләнүчеләр янына Казан шәһәренең “Игелекле эш хәйрия фонды вәкилләре килде, бүләккә сезонлы киемнәр, истә калырлык тамаша алып килделәр.
Клоун Мона Лиза балаларга сыеклыклар һәм һава температурасы үзгәргәндә нәрсәләр булырга мөмкин икәнлеген һәм хәтта сабын куыгыннан су белән азот тәҗрибәсен дә күрсәтте. Мавыктыргыч тамаша балаларның күңеленә хуш килде. Аннан соң Мона тәрбияләнүчеләргә авыр булмаган һава шарларыннан уенчыкларны модельләштереп ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Балалар шарлардан, кылыч, мәче һәм чәчәк ясарга өйрәнде, шулай ук парда шарларны кабарту эксперименты да үткәрделәр. Балалар клоун һөнәре белән таныштылар, кайбер тәрбияләнүчеләребез киләчәктә клоун булырга теләделәр. Бәйрәмдә 30 бала катнашты.