ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге  белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча муниципаль хезмәткәр белән берлектә “Хокук бозулар. Куркынычсыз интернет. Терроризм" чарасы уздырды.

Табигый материалдан ясалган эшләнмәләр балага гаҗәеп табигать дөньясын ачарга ярдәм итә: чыршы күркәсендә кызыклы гономик, коры ботакта җәнлек яки кошны күрү гадәти күренеш. 

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен чираттагы "Гражданнар оборонасы" дигән темага сыйныф сәгате уздырылды.

2019 елның өченче кварталына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык алдында формалашкан максат һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды.

Югары Ослан "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "LADA Largus" җиңел автомобиле "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан район медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәкне китерү өчен  көн саен Югары Ослан муниципаль районының ерак торак пунктларына чыга.

2019 елның 16 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 638 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 95 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1099 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 10 кешегә кимрәк.

Бүген Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә, уңайлы мохит булдыру буенча семинар кысаларында,  социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен экскурсия үткәрелде.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова эмоциональ интеллект үстерү дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Бүген Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт алучылар катнашында “Күңелем һаман да яшь минем!”  дигән музыкаль кичә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International