"Балкыш" приютында иҗади остаханә эшендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләрдә, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру максатыннан Түбән Каманың "Балкыш" приютында гаилә ялын оештыру аша иҗади остаханә эшендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. 

Катнашучылар скрапбукинг стилендә гаилә рецептлары өчен көзге блокнотлар әзерләде. Әлеге дәрес "Тылсымлы китап дөньясы" программасы кысаларында үткәрелде.

"Әлеге программаның иҗади юнәлеше балаларның фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә генә түгел, ә гаилә белән кызыклы һәм файдалы вакыт уздыруга һәм гаилә мөнәсәбәтләре культурасын формалаштыруга да юнәлдерелгән. Иң мөһиме, мондый дәресләр балаларны һәм ата-аналарны эмоциональ якынайтуга ярдәм итә", - дип нәтиҗә ясады чарага тәрбиячеләр Галия Зайцева һәм Гөлназ Курмакаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International