Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар өчен мавыктыргыч фәнни мастер-класс узды.
Балаларга уйлап табулар дөньясына чумарга мөмкинлек биргән чара 3 нче Биектау урта мәктәбенең фәнни-инженерлык иҗаты буенча директор урынбасары Таһир Хәмитов ярдәме белән оештырылды.
Һәр бала педагог белән автордашлыкта үз ракетасы ясады һәм аны эшләтеп карады. Мондый дәресләр балаларны фикерләү эшчәнлегенә, кул хезмәтенә юнәлдерә, фантазия һәм хыялны үстерә.