Биектауда 90 яшьлек юбилярны котладылар

2019 елның 18 октябре, җомга

16 октябрь көнне Биектау районы Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Васильевна Мошковага 90 яшь тулды.   

Юбилярны туган көне белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г.Р. Минаева котлады. Ул юбилярга район исеменнән бүләкләр һәм Президент Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды. Шулай ук Нина Васильевнага үзләренең иҗади номерларын Бөреле урта мәктәбе укучылары да бүләк итте. 

Нина Васильевна кадер-хөрмәттә яши. Ул "Өмет" үзәге социаль хезмәткәре Я.Хәмидуллина карамагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International