Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче С.Пантелеева интернатта яшəүчелəр белəн "Куркынычсызлык мəктəбе" технологиясе уңаеннан "Куркынычсызлык белгечлəре" темасына викторина уздырды.
Викторинаның максаты: төрле куркыныч һəм гадəттəн тыш хəллəрдə үзеңне дөрес тоту күнекмəлəре булдыру. Бурычлары: юл йөрү кагыйдəлəрен кабатлау һəм ныгыту; логик фикер йөртү, игътибарлы булу, нəтижə ясау күнекмəлəрен үстерү; аралашу, командада эшли белү күнекмəлəрен камиллəштерү.
Викторина башында тəрбияче интернатта яшəүчелəрне Спас районы юл йөрү кагыйдəлəре буенча инспектор З.Фəсхетдинова белəн таныштырды. Аннан соң интернатта яшəүчелəргə куркынычсызлык кагыйдəлəрен искə төшерелде. Бу темага тəрбияче тарафыннан күп сораулар бирелде, өчəр вариант жавап тəкъдим ителде, өлкəннəр дөрес жавапны бик тиз эзлəп тапты. Викторинада тəрбияче тарафыннан əлеге темага күп табышмаклар əйтелде, табышмакларны дөрес жавап белəн тəмамларга кирəк иде.
Өлкəннəр командада актив эшлəде, табышмакларны дөрес жавап белəн əйттеләр. Алга таба инспектор эшне юл йөрү билгелəре буенча дəвам итте, əби-бабайлар бу өлкəдə дə үзлəренең белемле булуларын күрсəтте. Аннары интернатта яшəүчелəргə "Ситуациялəр" дигəн бирем тəкъдим ителде. Картиналардагы куркыныч ситуацияне билгелəргə, үзеңнең исем-фамилияңне əйтергə, кирəкле телефон номерын жыеп, нəрсə булганын аңлатырга кирəк иде.
Викторина азагында инспектор интернат-йортта яшəүчелəргə юл йөрү билгелəре җыелмасы бүлəк итте.