Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Демография» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан «Здоровичок»түгәрәгенең чираттагы чарасы узды. Түгәрәкнең төп максаты - ата-аналарны балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча хезмәттәшлеккә җәлеп итү, уртак эшчәнлек оештыру аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Түгәрәктә мәктәпкәчә яшьтәге җиде бала һәм аларның әти-әниләре катнаша.
Беренче дәрестә балалар әти-әниләре белән "Кырык карга" уены үткәрделәр. Әлеге кызыклы уен, балалар сәламәтлеге өчен бик файдалы, ди чараны оештыручылар. Нәниләр әти-әниләре белән бергә «Ладошки» һәм «Җитез аяклар» уеннарында катнаштылар.
Балалар һәм ата-аналарның уртак шөгыльләре балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайларга һәм сәламәт яшәү рәвешенә гадәт тәрбияләргә ярдәм итә.