16 октябрьдә Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Мойдодырда кунакта” темасына презентация үткәрделәр.
Презентациянең максаты балаларны шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру һәм кагыйдәләрне үтәргә өйрәтү. Балада пөхтәлек, гигиена күнекмәләре һәм ихтыяр көче кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш.
Дәрес К.Чуковскийның “Мойдодыр” шигыреннән өзек уку белән башланып китте. Бергәләшеп шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерделәр, “Микроблар” дигән кечкенә әкият тыңладылар һәм аны тикшерделәр.
Дәрес ахырында һәрбер бала үзенә нәтиҗә ясады, яхшы һәм начар гадәтләрнең организмга ничек йогынты ясавы турында күзалладылар.
Ә тәрбиячеләр балаларга бары тик сәламәтлек кенә теләде.