Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

"Туган як – туган як" республика акциясе уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте. Яшел Үзән муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Билалиева Лариса Виталий кызы интернат-йортта яшәүче якташлары - Наумова Раида Григорий кызы һәм Любин Петр Василий улы, инвалидлар - Карамова Нәсимә Бильгибар кызы, Егоров Виктор Михайл улы һәм Глебов Анатолий Александр улы белән очрашуга килгән.

Интернат-йортта яшәүчеләр якташларының килүенә бик шатланды, зур кызыксыну белән танышларының, күршеләренең тормышы турында сораштылар, үз чиратларында интернатта яшәүләре турында сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International