Лаеш тернәкләндерү үзәге балалары дөнья осталары белән таныша

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Ферекс-Лаеш" ҖЧҖнә барды.

Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2013 елдан бирле светодиод продукция чыгара. Бүген предприятиедә төрле һөнәр ияләре эшли: станок операторлары, яктырткыч җыючылар, механик  слесарьлар, малярлар. Аларны җитештерү участогы мастеры Александр Овчинников  каршы алды. Ул балаларны светодиод яктырткыч җитештерү процессы белән таныштырды.

Шулай ук, профориентация экскурсиясе кысаларында яшь тернәкләнүчеләр завод каршында эшләп килүче "История света от костра до светодиодного светильника" музеен тамаша кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International