Түбән Камада эшсез гражданнар һөнәри юнәлеш бирү буенча укулар уза

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча Түбән Камада эшсез гражданнар һөнәри белем ала. Кама Аланы ш.т. б. 15 кеше шәхси сакчы һөнәренең күнекмәләрен үзләштерә.

Укыту "БАТЫР-НЧ"  базасында тормышка ашырыла. 266 уку сәгатен үз эченә алган уку программасына түбәндәге уку дисциплиналары керә: хокукый, тактик-махсус, техник, психологик әзерлек, махсус чаралар куллану, беренче ярдәм, махсус физик әзерлек.

Укулар тәмамланганнан соң курс узучыларга һөнәри әзерлек турында таныклыклар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International