Минзәлә яшүсмерләренә конфиденциальлеккә хокук турында сөйләделәр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина "Балачак яклана" программасы кысаларында, балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү буенча "Баланың конфиденциальлеккә хокукы" дигән төркемле дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты - яшүсмерләрдә хокукый үзаң формалаштыру, үз хокукларын яклау процессына уйланылган һәм җаваплы караш формалаштыру.

Дәрес барышында яшүсмерләр конфиденциальлек кагыйдәләрен үтәү хокукына ия булуларын һәм шәхси тормышларына кагылышлы мәгълүматны таратырга ярамавын белде.

Балалар психологик күнегүләрдә актив катнашты, яшьтәшләре белән җиңел элемтә оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International