Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2020 нче елга ачык максатлар формалаштыру буенча утырышы булып узды. Чара дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль буенча проектны тормышка ашыру уңаеннан үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, республика халкының төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашу мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.
2019 елда пилот проектында социаль блок ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашты. Башкарылган эш нәтиҗәсендә, киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар бергәлеге фикерен исәпкә алып, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өчен 2019 елга 7 өстенлекле максат һәм бурыч билгеләнде. Алар инде актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Квартал саен Министрлыкның рәсми сайтында "Максат һәм бурычларны гавами формалаштыру" бүлегендә аларның үтәлеше турында хисаплар урнаштырыла.
Хәзерге вакытта 2020 елга ачык максатларны сайлап алу эше бара. Бу эшнең башлангыч этабы булып киләсе елга Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган экспертлардан иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча тәкъдимнәр җыю торды.
Бүген Иҗтимагый совет утырышында Министрлык эшчәнлегенең төп өлкәләренә кергән: хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау мәсьәләләренә кагылышлы 15 максат һәм индикатор каралды. ТР Хезмәт министрлыгы эшчәнлегенең төп өстенлекләреннән берсе булып элеккечә үк эшсезлекнең үсүенә юл куймау кала. Шулай ук 2020 елга ведомствоның төп максатлары арасында экспертлар икътисадны үстерү өчен кадрлар әзерләүне, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын үстерүне, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары хисабына демографик хәлне яхшыртуны һ. б. атады.
Татарстанлылар тәкъдимнәрнең тулы исемлеге белән ачык онлайн-тавыш бирү барышында таныша алачак. Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар сайлап алыначак. Иҗтимагый совет утырышында аларны кабат караганнан соң төп бурычлар формалашачак, аларга ирешүгә министрлык 2020 елда үз эшендә ориентлашачак.