Медиадөньяда яши белү, девайслар һәм гаджетлар белән нәтиҗәле файдалана белү, тирә-юньне һәм эчке дөньяны күрә белү "digital-экология" дип атала. Аның алшартларын үзләштерү һәр заман кешесенең бурычы булып тора.
Мәгълүмати мохиттә аралашу мәдәниятын булдыру һәм халыкка мәгълүмат бирү максатында Әлмәт муниципаль районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә "Ата-аналар өчен медиа белем бирү" исемле элмәтакта рәсмиләштерелде һәм "Интернетта бала иминлеге" исемле белешмәлек эшләнде.
Һәр теләгән кеше элмәтактада һәм белешмәлектә күрсәтелгән мәгълүмат белән таныша ала.