Бүген, 24 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы узды.
23 октябрьдә Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева “Кич утыру” дип исемләнгән татар халык фольклор кичәсе үткәрде.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Ферекс-Лаеш" ҖЧҖнә барганнар.
Баулы интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 15 балигъ булмаган бала арасында "Һөнәр сайлау нигезләре" курсы кысаларында "Һөнәр сайлаганда хаталар" дигән чара уздырды. Чара 11 нче санлы социаль участокта узды. Дәреснең максаты: балаларга һөнәри юлны дөрес сайлауга ярдәм итү.
"Демография" милли проектын тормышка ашыру һәм өлкәннәрнең кәефен яхшырту, аларның физик активлыгын күтәрү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында сәламәтләндерү дәресләре үткәрелә.
Зәйнең "Шатлык“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрнене тормышка ашыру дәвам итә.
Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Балалар һәм ата-аналар белән гаиләне саклауга юнәлдерелгән төзәтү-дәвалау эшләренең нәтиҗәле шартлары һәм алымнары" исемле семинар-практикум узды. Анда Әлмәт муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
23 нче октябрьдә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге социаль педагогы балалар өчен "Зилант" балалар-яшүсмерләр мәктәбенә экскурсия оештырды.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен "Куллар өчен гимнастика" дигән темага мастер-класс үткәрде.