Баулы интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла.
Максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның үз мөмкинлекләрен активлаштыру, аларның социаль активлыгын, физик һәм психик сәламәтлеген саклау.
«Актив озын гомер мәктәбе»нең эш юнәлеше:
- сәламәтләндерү программасы;
- белем бирү программасы;
- мәдәни-ял итү программасы.
Сәламәтләндерү программасы буенча белгечләр көн саен тренажер залында социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрә.