ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.
Татарстан Республикасының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.
Үз эшчәнлеген төзелеш тармагында алып баручы Зәй муниципаль районының "СУ-155" ҖЧҖ 2 хезмәткәре алдында 66,0 мең сумлык бурычны тулысынча каплады.
Әгерҗе районында эчәргә яраклы һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен су бүлү тармагында эшен җәелдергән "Водоканал" ҖЧҖ 66 хезмәткәргә өлешчә 1 510,94 мең сумлык әҗәтен түләде.