Түбән Камада декрет ялындагы хатын-кызлар укый башлады

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бала карау буенча декрет ялындагы һәм хезмәт эшчәнлегенә кайтырга җыенган 14 хатын-кыз Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан өстәмә һөнәри белем алу өчен юллама алды.

"Смета эше" белем бирү программасы буенча укыту "Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы "Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге" АКБОның Түбән Кама филиалы базасында тормышка ашырыла. Теория өлешеннән тыш, укыту программасы "ГРАНД-Смета" программа комплексының компьютер версиясен өйрәнүне үз эченә ала.

Әлеге белем бирү программасы хатын-кызларга декрет ялыннан соң эшкә уңышлы керешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International