ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Умырзая» ветераннар хоры иҗат коллективы Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Минем туган ягым - Татарстан» дигән концерт программасы тәкъдим итте.

1 ноябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Россия – бөек держава» дигән тарихи сәгать үткәрелде.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә бильярд уены буенча турнир узды.

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче С.Пантелеева "Патриотик тəрбия" технологиясе кысаларында интернатта яшəүчелəр белəн "Капка төбендə" кич утыру үткəрде.

Түбән Каманың «Балкыш» приюты хезмәткәрләре «Алтын көз безгә кунакка килде» чарасы оештырды.

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә шәһәр һәм районның 1-6 нчы сыйныф укучылары, шулай ук "Гнездошка" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар җибәргән конкурс эшләрен карау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Бәйгедә барлыгы 375 эш тәкъдим ителгән иде.

1 ноябрь көнне, Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кадровик көне узды.

Туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан, Татарстанда 2019 елның ноябрь-декабрь айларында балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы уза.

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы иреккә чыгарга әзерләнүче гражданнар өчен чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Бу юлы очрашу Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 3 нче тикшерү изоляторында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International