1 ноябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Россия – бөек держава» дигән тарихи сәгать үткәрелде.
Социаль эш буенча белгеч катнашучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, 1612 елгы вакыйгалар турында тулы мәгълүмат бирде. Аннары социаль хезмәт алучылар тематик кроссворд чиште, «Битва за Москву» фильмын карадылар.
Ә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ольга Бывальцева балигъ булмаган балалар белән «Татарстан бүген» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Тере хәтер» эш программасын тормышка ашыру кысаларында җирлекара үзәк китапханәдә чара узды.
Интеллектуаль турнирда ике команда катнашты. Балалар туган як тарихын, республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүдә көч сынаштылар.