Яшел Үзәндә "Мин кем булачакмын" рәсемнәр конкурсының җиңүчеләре билгеләнде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә шәһәр һәм районның 1-6 нчы сыйныф укучылары, шулай ук "Гнездошка" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар җибәргән конкурс эшләрен карау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Бәйгедә барлыгы 375 эш тәкъдим ителгән иде.

Рәсемнәрне бәяләгәндә жюри әгъзалары түбәндәге критерийларга таянып эш итте: сәнгати бизәлеш, теманы аңлау һәм аны ачу, идеяның яңа булуы, эшне пөхтә башкару һ.б. Хәлиткеч бәяне шәһәребезнең профессиональ рәссамнары Макаров Валерий Иван улы һәм Царев Сергей Владимир улы бирде.

Комиссия эше нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Бүләкләү тантанасын үткәрү көне хакында өстәмә хәбәр ителәчәк. Барлык призерлар һәм катнашучылар дипломнар, ә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Яңалыкларны кокурсны оештыручыларның учреждениеләре сайтларында һәм vk.com/zeltrud төркемендә күзәтеп барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International