ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучы Екатерина  Николаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 31 октябреннән 14 ноябренә кадәр Россия төбәкләрендә финанс грамоталылыгы мәсьәләләренә багышланган VI Бөтенроссия саклык атнасы – белем бирү-агарту чаралары циклы үткәрелә.

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү  үзәгендә зирәкләр һәм акыллылар өчен “Башваткыч” дигән чара узды.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Озерный мәдәният йорты белән берлектә чара үткәрде. Әлеге чараның максаты  Ватанга, аның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү, шулай ук командада эшләү күнекмәләрен үстерү тора.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы карамагына алыначак. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.

2019 елның 6 ноябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 902 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 159 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,54 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми теркәлгән 527 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә кимрәк.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең пенсия яшенә җитеп килүче 16 хезмәткәренә белем алу турында диплом тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, укыту 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

"Өлкән буын" проектының "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Тәтеш муниципаль районында, план-график нигезендә, диспансерлаштыруны түбәндәге авыл җирлекләрендә: Урюм, Олы Шәмәк, Олы Тормы, Байраш, Алабирде һәм Зур Әтрәч авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үтте.

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә табибларның квалификациясен күтәрү буенча чираттагы дәресләр узды. Дәресләр хәрәкәт һәм когнитив кимчелекле авыруларны медицина реабилитациясе циклы программасы буенча узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International