6 нчы ноябрь эшләми торган бәйрәм көн

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә  6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булып исәпләнә.

Шулай итеп, 2019 нчы елда биш көнлек эш атнасында 6 нчы ноябрь ял көне булып санала. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International