«Изгелек» үзәгендә бәйрәмгә багышланган бильярд уены буенча турнир

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә бильярд уены буенча турнир узды.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучылар арасында бәйрәм кәефе булдыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм бильярд спортын популярлаштыру.

 Бильярд  мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы уен. Ул катнашучыларның интеллектуаль, физик сәләтләрен үстерергә генә түгел, нерв системасын ныгытып, аларның эмоциональ, психик халәтенә уңай йогынты ясый һәм җаваплы, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтә.

Бәйрәм алды турнирында социаль хезмәт алучылардан 12 уенчы катнашты. Ярыш бик эмоциональ һәм җанлы барды. Җанатарлар рухи көч биреп, уенга спорт азартын керттеләр. Уенчылар уен белән тулысынча мавыгып китте. Алар арасында социаль хезмәт алучы хатын-кыз да бар иде.

Судья беренчелекне күп очка җыйган уенчылар арасыннан билгеләде. Җиңүчеләр истәлекле медальләр, грамоталар белән бүләкләнде, ә калган катнашучылар һәм җанатарлар татлы призлар алдылар.

Чарада 12 уенчы һәм 18 тамашачы-җанатар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International